Рус Тат
Кама Аланы Сабан туенда Мөнир Рахмаев, Гөлназ Батталова чыгыш ясаячак
Кама Аланы
  • 13 Июнь 2018 - 16:11
  • Караулар: 129

Бу көннәрдә Түбән Кама муниципаль районының һәр җирлегендә Сабантуй бәйрәменә әзерлек эшләре бара.

Бу уңайдан Кама Аланы бистәсендә бәйрәм булачак мәйданда кызу эш кайный. Биредә концерт өчен сәхнә урыннары, тамашачылар өчен урыннар, уен мәйданчыклары әзерләнә. Иҗат коллективлары бәйрәм программасы репетицияләрен алып бара.

Кама Аланы Сабан туе 16 июнь көнне 14.00 сәгатьтә гадәттәге урында – Вязовка елгасы буендагы мәйданда оештырыла.

Программада күрсәтелгәнчә, тантаналы башламнан соң, үзәк мәйданда милли көрәш башланып китә, аңа параллель рәвештә, күңел ачу мәйданчыкларында төрле бәйге-ярышлар, уеннар үткәрелә.

Бистә халкы һәркемне үзләренә Сабантуйга көтеп кала.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*