ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчеләренә ярдәм чаралары турында
Авыл тормышы
  • 07 Май 2020 - 10:26
  • Караулар: 18
Түбән Камада кече хуҗалыкларны үстерү өчен, 9 ярдәм чарасы каралган. Тулырак мәгълүмат - безнең материалда.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен:

1. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга савым сыерларын тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү;

2. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга 1 елдан артык кәҗә һәм кәҗәләрне тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү турында;

3. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга берне бозаулаган сыерларның  баш санын арттыру өчен субсидияләр;

4. Кош - корт (күркә, каз, үрдәк, бройлер чебиләре) сатып алуга субсидияләр;

5. Сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә субсидия.

Крестьян-фермер хуҗалыклары өчен:

6. "Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" федераль тармак катнашында уртак программа;

7. "Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" федераль тармак катнашында программа;

8. "2019-2024 елларга Татарстан Республикасында " Агростартап" проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын төзү һәм үстерү " ведомство программасы;

Кулланучылар кооперациясе көне:

9. "Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү" федераль тармак катнашында программа.

Тулырак мәгълүматны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белергә мөмкин: Актүбә ур., 4а йорт, телефон (8 8555) 47-32-25, e-mail: ggulnazgaiz@yandex.ru
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*