ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың "Орсис-Агро" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитештерү темпларын арттыруны дәвам итә
Авыл тормышы
  • 08 Апрель 2020 - 15:58
  • Караулар: 30

"Орсис-Агро" - Түбән Кама районының иң эре һәм алдынгы авыл хуҗалыгы формированиесе. Биредә аеруча сөт җитештерү үсеше ачык сизелә: фермаларда 1 850 баш сыердан тәүлегенә 48 тонна сөт савып алына, бу - узган ел белән чагыштырганда, 17% ка артыграк.

Узган 2 елда предприятие үзебездә җитештергән ике Т-500 тракторы, сиптергечләр, азык җыю техникасы сатып алган. Быел Росагролизинг белән килешү нигезендә 4 ашлык җыю комбайны кайтачагы көтелә.

"Техника сатып алуга мондый зур чыгымнар барлык кыр эшләрен үз вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкару өчен кирәк,-ди “Орсис-Агро”ның финанс директоры Артем Глазун. - Шул рәвешле генә югары уңыш алуга, терлекчелек өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләүгә ирешергә мөмкин".

Авыл хуҗалыгы предприятиесе быелгы уңышның яхшы булачагын фаразлый. Уҗымнар яхшы сакланган, сабан культуралары орлыкларының иң яхшы сортлары сатып алына, минераль ашлама кайтартылган һәм хәзер культураларны өстәмә тукландыру бара.

“Ачык һава астында эшләгәндә, алдан ук саклык чаралары күрү бер дә артык булмый. Без көзге чәчүлекләрне  - 3,2 мең гектар җирне иминиятләштердек", - ди Артем Глазун. Бу гомуми иминият суммасының 10%ын тәшкил иткән.

Табигать катаклизмнары булган очракта, иминият компаниясе килешүдә каралган сумманы түләүне үзенә йөкләмә итеп ала.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*