ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар, “Туган авылым” фотоконкурсында катнашып, 40 мең сумлык акчалата бүләккә ия була алалар
Авыл тормышы
  • 06 Апрель 2020 - 13:19
  • Караулар: 90

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында “Туган авылым” фотоконкурсы игълан ителә. Аны “Туган авылым” милли комплексы оештыра.

Конкурс өч номинациядә уза:

-"Татарстан авылы. Эш көннәре һәм бәйрәмнәр";

-"Авылның гореф-гадәтләре, йолалары, халык кәсепләре";

-"Татарстанның табигате".

Иң яхшы фотографияләр йомгаклау күргәзмәсенә куелачак, Республика көненә чыгарылырга тиешле фотоальбомга керәчәк.

Фотоконкурста профессиональ фотографлар да, 18 яшькә җиткән һәвәскәрләр дә катнаша ала.

Анкета-гаризаны photokonkurs_tug-aul@mail.ru электрон почтасы яисә 420016, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин ур., 14/56 адресы буенча җибәрергә кирәк.

Иң яхшы эшләр 20 меңнән 40 мең сумга кадәр акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.

Нигезләмә биредә:http://mincult.tatarstan.ru/file/mincult/File/Положение%20фотоконкурса%20Родная%20деревня.pdf

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*