ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Кама авыл хезмәтчәннәренең 5 млн сумлык грант оту мөмкинлеге бар
Авыл тормышы
  • 19 Март 2020 - 13:12
  • Караулар: 31
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында грант бирү конкурсы башлану турында искә төшерә.

Түбән Кама районында яшәүчеләр ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарык асрау, кошчылык, умартачылык,  балыкчылык, җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү  юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыра алачак.

Мәсәлән, ит һәм сөт җитешетрү буенча терлекчелек юнәлешендәге проектларга 5 млн сум, башка юнәлешләргә 3 млн сум бүлеп бирелә.

Гаризалар һәм документлар 31 мартка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 нче кат. 307нче кабинет. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр алып барыла.

Телефоннар: 8( 843) 221-76-88( 8844), ( 843) 221-76-85.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*