ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Кама фермерларына татар токымлы атлар үрчетү өчен субсидия биреләчәк
Авыл тормышы
  • 18 Февраль 2020 - 14:59
  • Караулар: 35
Республика хуҗалыкларына татар токымлы атлар үрчетүгә 5 млн  сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

"Татар" токымлы атларга патент узган ел теркәлде. 7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәттә булу һәм  көн яктысында 100-120 километр юл үтәргә сәләтлелек -  татар атларының феноменаль түземлеге. Бу хакта Россия иппология фәне җиткерә.

Тарихи татар  токымлы  атларны  сатып  алуга     бәйле  чыгымнарны  каплауга  бирелә  торган  субсидия  күләме   тотылган  чыгымнарның  60%ын  тәшкил  итә, ә бияләрне  тотуга  бәйле  чыгымнар  бер  татар  токымлы  ат    өчен    20 мең  сум  карала.  Субсидия,  бияләрнең  баш  санын  саклап  калганда,  ел  саен  бирелә.    Субсидия  алу  өчен    шулай  ук  һәр атның нәсел таныклыгы  яисә  паспорты  булу шарт.  

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*