ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
Түбән Кама фермерларының чираттагы утырышы узды
Авыл тормышы
  • 17 Гыйнвар 2020 - 16:13
  • Караулар: 49
Түбән Камада авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча чираттагы утырыш узды.

Утырышта  2019 елгы эшкә йомгак ясадылар һәм гаилә фермаларын үстерү, яңа эш башлаучыларга ярдәм итү буенча гамәлдәге программалар турында сөйләделәр. «Россельхозбанк» белгечләре катнашучыларны ташламалы кредит алуның төп шартлары белән таныштырды.



«Безнең район авыл хуҗалыгын үстерү буенча беренче урынга чыксын өчен, булган проблемаларны хакимият белән бергәләп хәл итәргә кирәк. КФХ өлкәсендә туган барлык сораулар белән авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә  идарә исә башка бүлекчәләр һәм структуралар белән эшне җайга салуда ярдәм итәчәк», - диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*