ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Бүген Кызыл Чишмә халкы үзара салым җыю буенча референдумда катнаша
Авыл тормышы
  • 01 Декабрь 2019 - 16:37
  • Караулар: 15
Түбән Кама районында үзара салым җыю буенча референдумнар дәвам итә. Бүген референдум Кызыл Чишмә авыл җирлегендә уза, анда 2 меңнән артык кеше тавыш бирү хокукына ия.



Сайлау участоклары иртәнге сәгать җидедә ачылды һәм кичке сигезгә кадәр эшләячәк. Бүген референдумда җирле халык Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган мемориалны реконструкцияләү һәм  Пробуждение авылына юлны төзекләндерү мәсьәләсен хәл итә. 



Әгәр авыл халкы үз торак пунктларын төзекләндерүдә катнашырга карар итсә, алар 200әр сум акча тапшырачак. Икенче төркем инвалидлар, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм күп балалы гаиләләр социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә ике тапкыр кимрәк – 100әр сум акча кертәчәк.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*