ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
«Агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» бәйгесенә гаризалар кабул итү бара
Авыл тормышы
  • 07 Ноябрь 2019 - 09:46
  • Караулар: 17

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» республика бәйгесенә гаризалар кабул итүне дәвам итә. 

Бәйгедә һөнәри белеме һәм үз һөнәре буенча кимендә өч еллык эш стажы булган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.

Конкурсның төп максаты Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы белгечләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен үстерү һәм стимуллаштыру, шулай ук агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен ачыклаудан гыйбарәт.

Бәйге «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы хисапчы», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районында иң яхшы селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурста катнашырга теләүчеләр түбәндәге документлар (гариза, катнашучы анкетасы, урта яки югары белем турындагы документның күчермәсе, хезмәт кенәгәсенең күчермәсе, салымнар буенча бурычларның булмавы турында белешмә һәм бәяләү критерийлары) тәкъдим итәргә тиеш.

Бәйгедә катнашу өчен гариза һәм тиешле документларны быелның 20 ноябренә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк. Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 221-76-69 телефоны буенча алырга мөмкин.

Чыганак: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*