ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
Агросәнәгать комплексының яшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы җиңүчесе Германиягә барачак
Авыл тормышы
  • 31 Октябрь 2019 - 11:47
  • Караулар: 39
22-23 ноябрьдә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы»  конкурсы узачак.

Конкурсны оештыручылар - «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм кызыксындыру, авыл хуҗалыгы һөнәрләренең  абруен күтәрү максатларында үткәрелә. Проект яшьләр эшләре буенча «Росмолодежь»  федераль агентлыгының югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүче булып тора.

 Конкурста катнашу өчен эш стажы булган, югары яки урта һөнәри белеме булган, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге аграр белгечлек студентлары һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре чакырыла. Эш стажы түбәндәгечә булырга тиеш:
-инженер-механик, зоотехник, механизатор, машина белән сыер саву операторы, терлекче-бозау караучы һөнәре буенча  - кимендә 1 ел;
-  ветеринария табибы,  үрчетү буенча технолог (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы) һәм агроном  - кимендә 3 ел;
- хисапчы-икътисадчы -  5 елдан да ким түгел.

Конкурс ике этапта уздырылачак: теоретик белемнәрне һәм практик эшне тикшерү. Белгечләр түбәндәге номинацияләр буенча катнаша ала:
–  «Иң яхшы инженер-механик»;
–  «Иң яхшы агроном»;
–  «Иң яхшы хисапчы-икътисадчы»;
– «Иң яхшы механизатор»;
-  «Иң яхшы ветеринария табибы»;
–  «Иң яхшы  сыер саву операторы»;
–  «Иң яхшы зоотехник»;
–  «Иң яхшы терлекче-бозау караучы»;
-    «Терлекләрне үрчетү буенча иң яхшы технолог (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы)».

   Студентлар арасында:
–  «Иң яхшы инженер-механик»;
– «Иң яхшы агроном»;
– «Иң яхшы хисапчы-икътисадчы»;
-  «Иң яхшы ветеринария табибы»;
- «Иң яхшы механизатор» .

 Конкурста җиңүчеләргә катнашучы дипломнары һәм һәр номинациядә 1,2,3нче  урын өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылачак. 1нче  урын алган һәр номинация призерлары чит илдә һөнәри стажировка узу мөмкинлеге алалар. Призлы урыннар алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм 2000 сумлык кызыксындыру бүләге тапшырыла.

 Конкурста катнашу өчен 10 ноябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://myrosmol.ru/auth/login?redirect=https%3A%2F%2Fmyrosmol.ru%2Fevent%2F3571
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*