ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Быел Түбән Кама кырларыннан 75 мең тонна уңыш җыеп алынган
Авыл тормышы
  • 15 Октябрь 2019 - 14:17
  • Караулар: 38
Быел Түбән Камада бөртеклеләр уңышы республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булды,  гектарыннан  33,1 центнер тәшкил итте (ТР буенча – 30). Бу хакта эшлекле киңәшмәдә  Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов җиткерде.

"Район буенча 75 мең тонна ашлык җыеп алынды, - диде ул. - Бу икмәк малларны кышлату, орлыкка калдыру һәм сату, халыкка пай өлешләренә бирү өчен җитәрлек".

Альфред Нигъмәтҗанов уңыш җыюда рекорд куйган хуҗалыкларны билгеләп үтте. Әйтик, "Орсис-Агро"ның кайбер кырларыннан аграрийлар гектарыннан 72 центнер уңыш җыеп алды.  "Түбән Кама"  агрофирмасының аерым кырларында уңыш  75 центнер тәшкил итте, ә "Земляки" крестьян-фермер хуҗалыгында   элиталы "Фотинья" көзге бодае  гектарыннан 70 центнерга җитте.

Түбән Кама районының аграр тармагында – 5 эре авыл хуҗалыгы формированиесе һәм 80 нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы. 2019 елның 9 аенда тулаем продукция күләме 2 млрд 600 млн сум тәшкил иткән, бу 2018 ел белән чагыштырганда 104% ка җиткән. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүчеләр саны – 1 580 кеше, аларның уртача хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 12% ка арткан һәм 24 мең сум булган.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*