ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
28 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
22 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
20 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
13 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
Бүген район җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүләкләнде
Авыл тормышы
  • 15 Октябрь 2019 - 12:58
  • Караулар: 51

Бүген Түбән Камада атналык эшлекле киңәшмә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланды. Тантанада Түбән Каманың тугыз игенчесе муниципаль бүләкләргә лаек булды.

"Авылда эш ял да, бәйрәмнәрне дә белми, биредә бер таңнан икенчесенә кадәр кырларда, фермаларда, эре һәм зур булмаган хуҗалыкларда хезмәт куялар, - диде Айдар Метшин. - Бүген авыл хуҗалыгы тармагында да заманча технологияләр кулланыла, әмма берни дә, бернинди заманча техника да игенче хезмәтен, аның туган җиргә мөнәсәбәтен алыштыра алмый”.

Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләрнең берсе - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. Хезмәт юлын 1974 елдан “Октябрь бүләге” совхозында эшче булып башлаган Альфред Галим улы 45 ел буена Түбән Кама авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя.

Район башлыгының Мактау грамотасы белән түбәндәге авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүләкләнде:

-         "Иң яхшы механизатор” номинациясендә Вәлиуллин Илназ Ильяс улы, "Союз-Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Прикамский” төбәк җитештерү комплексы тракторчы-машинисты;

-         "Иң яхшы терлекче” номинациясендә Лукоянов Евгений Алексеевич, “Кармалы" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән ширкәте терлекчесе;

-         "Иң яхшы комбайнчы” номинациясендә Рәхимов Илгиз Илдус улы, “ОРСИС-АГРО" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте мотористы.

Район башлыгының Рәхмәт хаты белән түбәндәге авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүләкләнде:

- "Иң яхшы крестьян -фермер хуҗалыгы" номинациясендә Аппаков Владимир Ильич, “Земляки” крестьян хуҗалыгы башлыгы;

- Макаров Валерий Анатольевич, крестьян- фермер хуҗалыгы башлыгы;

- Морозов Артем Павлович, крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы.

-         "Иң яхшы хуҗалык” номинациясендә “ОРСИС-АГРО" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте генераль директоры Таврин Андрей Антонович;

-         “Түбән Кама" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте идарәчесе Галанов Дмитрий Владимирович.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*