ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
26 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
20 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
18 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
17 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
11 көн калды
Айдар Метшин районның Ширәмәт авылы халкы белән очрашты
Авыл тормышы
  • 04 Октябрь 2019 - 08:49
  • Караулар: 66

Айдар Метшин районның Ширәмәт авылына барып, биредә яшәүчеләр белән очрашты. Күптән түгел НТР каналында узган «Турыдан-туры элемтә» тапшыруында ширәмәтлеләр район башлыгын үзләренә чакырган иделәр.

Район башлыгы белән очрашуда авыл халкы түбәндәге проблемаларны билгеләде: участок хастаханәсендә кадрлар җитмәү, почта һәм Саклык банкы бүлекчәләренең торышы, куркынычсызлыкны тәэмин итү, мәгариф учреждениеләре белән янәшә тротуарларны һәм җәяүлеләр кичү урыннарын төзекләндерү, сукбай хайваннарны урнаштыру һ. б.


Халык һәм җирлек башлыгы Айдар Метшин белән почта һәм банк бинасында, шулай ук участок хастаханәсендә булды. «Мин барлык мәсьәләләрне аерым билгеләвегезне, һәрберсе буенча аерым әзерләнүегезне һәм киләсе атнада аларны хәл итү планын тапшыруыгызны сорыйм», - диде район башлыгы җаваплы затларга. Айдар Метшин ассызыклаганча, барлык мәсьәләләр дә аның шәхси контроленә алынган.

Авыл халкы билгеләгән проблемаларның берсен оператив хәл итә алды. 15 октябрьдән җирле хастаханәдә тагын бер участок терапевты эшкә чыгачак. Кешеләрне әлегә бер гомуми практика табибы кабул итә, көнгә 40ка якын кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Икенче табиб эшкә чыгу әлеге проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*