ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Түбән Камада элиталы йортлар бистәсе төзү проекты милли конкурс финалына үткән
Авыл тормышы
  • 30 Сентябрь 2019 - 10:59
  • Караулар: 38
Түбән Камада Каенлы авыл җирлеген муниципаль районның элиталы йортлар бистәсе итеп үзгәртергә планлаштыралар.  Проект муниципаль стратегияләрнең милли конкурсы финалына узган, аңа  жюри әгъзалары югары бәя биргән.

Нәтиҗәләр 28 октябрьдә Санкт-Петербургта стратеглар форумында игълан ителәчәк. Түбән Кама районының көндәшләре -   Вологда һәм Липецк өлкәләре.

Каенлы җирлеге, җитәкчелек сүзләренчә, хәзерге вакытта эре сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре өчен «йокы районы» булып тора. 10 торак пунктта социаль инфраструктура начар үсеш алган, кече һәм урта эшмәкәрлеккә һәм авыл хуҗалыгына бәйле проблемалар да бар.

 Хакимият биредә ял итү һәм бизнес өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга ниятли. "Авыл җирлеге ике өлешкә -   элиталы коттедж бистәләре (Каенлы, Борок, Красный Бор, Яңа Минкә, Березовая  Грива) һәм фермер хуҗалыкларын үстерү өчен мәйданчыклар (Байданкино, Байгол, Кече Зирекле, Тоба, Үчкә)  бүленәчәк", - дип хәбәр ителә документларның аңлатма язуында.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*