ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Камада узган атнаның иң яхшы комбайнчысы ачыкланды
Авыл тормышы
  • 22 Август 2019 - 09:44
  • Караулар: 211

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге эшче төркем кырларда урып-җыю барышын бәяләде, атнаның иң яхшы комбайнчыларына бүләкләр тапшырды.

Бүгенге көндә хуҗалыкларда урып-җыю тулы куәтенә бара. Игенчеләребез иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр кырда. Максат бер - уңышны тиз арада югалтуларсыз җыеп алу. Быел Түбән Кама районында иген культуралары 23 350 га мәйданда чәчелгән. Хәзерге вакытта 8000 гектардан артык мәйданда ашлык җыелган, бу барлык җирләрнең якынча 37% ын тәшкил итә. Шулай ук көзге культураларны чәчүгә дә керешкәннәр.


"Быел уңыш яхшы, өлешчә югалтулар булса да, - ди Альфред Нигъмәтҗанов. - Һәр сәгатьнең кадерен белергә кирәк. Мондый темплар белән эшләгәндә, без уңышны вакытында җыеп алачакбыз, һава торышы гына уңай булсын иде”.


Иң яхшы комбайнчыга килгәндә исә, күчмә кубок - исеме барыбызга да күптән таныш Алексей Калеевта. 1 410 тонна ашлык суктырып, ул игенчеләр арасында беренче бара. Моннан тыш, аңа өч мең сум күләмендә премия дә тапшырылды. Билгеле булганча, урып-җыю йомгаклары буенча Алексей Калеев узган ел иң яхшы комбайнчы буларак танылды, республика дәрәҗәсендә дә 50 мең сум күләмендә премия алды.Тагын бер сөенеч – бүген алдынгы комбайнчының туган көне дә икән. Елантау кырында барган тәбрикләү тантансында игенчеләргә Түбән Каманың “Илһам” ансамбле дә үз җырларын бүләк итте.


Кыр батырлары арасында икенче урында - Илгиз Рәхимов, өченчедә Сергей Поглев бара.


Мәгълүм булганча, Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә, Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган комбайнчылар арасында 500 җиңүче билгеләнәчәк. Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 ар мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны 4 комбайн төркеме буенча билгеләячәкләр.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*