ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Камада серле рәссамның 500 картинадан торган архивын тапканнар
Авыл тормышы
  • 16 Август 2019 - 09:00
  • Караулар: 17

Түбән Кама районы Ширәмәт авылында шушы авылда туып-үскән рәссамның 300 эштән торган күргәзмәсе ачыла. Соңрак экспозицияне шәһәр музеена күчерәчәкләр.

Михаил Буканин гомере буе Түбән Камада эшләгән – балалар сәнгать мәктәбендә, «Кванториум»да укыта, җирле заводларда бизәүче булып эшли. Тыныч, тыйнак, зыялы кеше - аның турында дуслары һәм танышлары әнә шулай искә ала. Бер-ике шәхси күргәзмә, сирәк - җыелма экспозицияләрдә катнашу. Ике ел элек Михаил Буканин вафат була һәм хезмәттәшләре билгесез рәссамның иҗади мирасын тикшерә башлый.

Түбән Кама графигы һәм рәссамы архивында 500гә якын эш: пейзажлар, портретлар, натюрмортлар бар икән. Акварель һәм карандаш белән ясалган рәсемнәр бар, бик күп картиналар майлы буяулар белән язылган. Буканинның авыл пейзажлары - тынычландыра, психологик портретлар уйланырга мәҗбүр итә, натюрмортлар Ван Гог һәм Сарджент турында хәтерләтә.


«Портретлар галереясы – бик күп планлы, ул кешеләрне гомер буе язды, - ди сәнгать белгече, ике ел рәссам мирасын системалаштырган Елена Потемкина. - Биредә Бөек Ватан сугышы солдатлары да, изге Иоанн Кронштадтский да, Петр I дә, Нахимов белән Суворов та, патриарх Алексий II дә, Игорь Тальков та, совет эшчеләре дә, яшь хатын-кызлар да, башка бик күп образлар да бар».

Күргәзмәне оештыручылар сүзләренә караганда, Михаил Буканин беркайчан да үз иҗатын таныту белән шөгыльләнмәгән. «Ул гап-гади кеше иде, пафоссыз, - дип искә ала рәссам белән күп еллар иңгә-иң эшләгән Елена Потемкина. - Ул картиналарны «өстәлгә» яза иде. Бөтенләй данга омтылмады, ул иҗат итәргә генә теләде».


Сәнгать белгече сүзләренә караганда, Буканинның ярты меңлек җыелмасыннан туган авылында күргәзмәдә 300 әсәр күрсәтеләчәк. «Еш кына ул үз эшләренә тиешле форма бирмәде, рамнарга куймады, - ди Елена Потемкина. - Нәрсә туры килә, шунда язды, мәсәлән, картонда. Әмма без тапкан әйберләрне тиешле формага китердек - хәтта уч кадәр генә караламаны да».

Күргәзмәне ачу тантанасына рәссам һәм педагогның хезмәттәшләре, аның шәкертләре, хатыны Анна, руханилар киләчәк (26 ел дәвамында Михаил Буканин Красный Ключта якшәмбе мәктәбендә рәсем дәресләре алып барган). Чара 18 августта төш вакытында башлана. Экспозиция Ширәмәт мәдәният йортында урнашкан.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*