Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Фермер булырга теләүчеләр яңа мөмкинлекләрдән файдалана ала
Авыл тормышы
  • 26 Июль 2019 - 16:49
  • Караулар: 46

Түбән Кама депутатлары шушы көннәрдә авыл халкына үз кече фермаларын үстерүгә субсидия күләмен ике тапкыр арттырачак документны раслады. Район җирлегендә ярдәмче хуҗалыкларның бүгенге торышы һәм киләчәккә үсеш планнары белән якыннанрак танышу максатында безнең хәбәрчеләр Түбән Уратма авылының Фәрракшиннар хуҗалыгында булып кайтты.

Гыйлемхан белән Рәшидә Фәрракшиннар пенсия яшендә булуларына карамастан, үз мини-фермаларын булдырганнар, бүгенге көндә алар хуҗалыгында сигез баш сыер, дүрт баш бозау бар, моннан тыш, йорт тутырып, сарык, каз асрыйлар. 

Чета Фарракшиных

Фәрракшиннар, терлекләрнең баш санын арттыру өчен, республика бюджетыннан ярдәм алганнар. Әлеге ярдәм хисабыннан хуҗалыкларында яңа сарай салганнар, савым сыерлар сатып алганнар. Бүгенге көндә алар хуҗалыгында көненә 70 литр сөт савыла, аны шәһәргә алып килеп, литрын 45 сумнан саталар (авыл сөте сатып алырга теләүчеләр өчен фермерларның телефон номеры - 33-17-66), бер литр сөттән үзләренә 15 сум файда кала. Моннан тыш, Фәрракшиннар авыл каймагы, эремчек сату белән дә шөгыльләнәләр.

Заместитель руководителя Исполнительного комитета НМР по работе с сельскими поселениями Альфред Нигматзянов

Олы яшьтәге әлеге авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. “Җиңел эш түгел, һәркем дә болай булдыра алмый, - дигән фикердә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. – Аларның һәркайсына моның өчен орден бирерлек”.

Үзләрен сөтчелектә сынап карарга теләгән райондашлар өчен без район һәм республика бюджетыннан финанс ярдәме алу мөмкинлекләре турында язып үтәргә булдык.

Әгәр ике савым сыеры булган кеше баш санын биш сыерга җиткерергә тели икән, ферма төзелеше өчен республика тарафыннан 200 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк. Хуҗалыгында эре терлек исәбен өч баш сыердан сигез башка җиткергән фермерлар бу елдан башлап, 400 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә исәп тота ала.

Сарай салудан тыш, баш санын арттыру өчен дә билгеле бер күләмдә акчаң булу кирәк. Бу очракта да яңа эш башлаучыларга республика ярдәмгә киләчәк: һәр буаз тана өчен 30 мең сум күләмендә акча күчереләчәк. Моннан тыш, тагын 30 мең сум - район бюджетыннан. Нәтиҗәдә, чыгымнарның 70 проценты субсидия хисабына капланачак.

Тагын бер мәсьәлә – кышлык азык әзерләү. Фәрракшиннар, мисалга, моның өчен елына 80 мең сум акча тота. Әлбәттә, чыгымнарның бер өлешен - һәр баш терлеккә елына уртача 2-4 мең сум – республика каплый. Түбән Камада исә эш башлаучы фермерлар бу очракта муниципалитет ярдәменнән дә файдалана ала: авыл хезмәтчәннәренә ярдәм йөзенннән, җирле бюджеттан һәр баш сыерга өстәмә рәвештә 10 мең сум акча күчереләчәк.

Молочные реки: в Нижнекамском районе в два раза увеличили размер субсидий для сельчан, строящих мини-фермы

Журналистларның: “Районга моннан ни файда?” –дип соравы Альфред Нигъмәтҗановка ошап та җитмәгән, билгеле. “Районга түгел, биредә яшәүчеләргә файда булырга тиеш, -дип җавап биргән ул. – Бу авылда яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән эшләнә”.

Субсидия алу мәсьәләре белән бәйле сорауларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә (43-19-71) шалтыратып белешергә мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*