ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Урып-җыюга әзерлек тикшерелә
Авыл тормышы
  • 17 Июль 2019 - 13:07
  • Караулар: 71

Республикада  2019 елгы  уңышны  җыеп алуга  һәм  туфракны  төп  эшкәртүгә  әзерлек  буенча  авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында  конкурс  башланды.    Конкурсның  максаты  – урып-җыю техникасы һәм туфрак эшкәртү агрегатларының  әзерлеген тәэмин итү. 

“Конкурс 15-19 июльдә узачак. Агросәнәгать комплексы оешмаларының урып-сугу эшләренә әзерлеге республиканың 43 районында тикшереләчәк”, - дип белдерде Авыл хуҗалыгы министрлыгының агросәнәгать паркларын инженер-техник яктан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов.

 Конкурсны уздыру өчен 15 комиссия төзелгән, аның составына Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре кергән.  Конкурс  шартлары  нигезендә  уңыш  җыю  комбайннарына    техник  хезмәт күрсәтелгән  булырга һәм алар  дәүләт  техника  күзәтчелеге  узарга  тиешләр, хуҗалыкларда  комбайннар  парады узарга тиеш. Бу  парадта  комбайнчылар  үзләре  дә, аларны алмаштыручы  тракторчы-машинистлар  да  катнашырга  тиеш.   

Конкурс  барышында  комиссияләр  транспорт  чараларының,  ашлыкны  киптерү һәм чистарту җайланмаларының урып-җыю кампааниясенә әзерлеген,  шулай  ук  тракторларның  туфрак  эшкәртүгә   әзерлеген,  хезмәтне  саклау  кагыйдәләренең  үтәлешен һ.б.  тикшерәчәк.    


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*