Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Кама районында тәүлегенә 90 тоннадан артык сөт савыла
Авыл тормышы
  • 10 Июль 2019 - 09:02
  • Караулар: 26
Түбән Кама районы республикада сөт җитештерү  буенча алдынгылар рәтендә, гыйнвар аеннан июнь аена кадәр  бездә 16 145 тонна сөт җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 мең тоннага күбрәк.

Түбән Кама районында  сөт җитештерү тармагы үсешенә  "Орсис-Агро " фирмасы үзеннән зур өлеш кертә.  Ул узган ел оешкан. Биредә сыерларны көненә  өч тапкыр савалар, яхшы ашаталар. Фирма карамагында 1850 баш  сыер исәпләнә. Сөтне Danone француз компаниясенең Россия бүлегенә тапшыралар.

Тулаем алганда, узган тәүлектә республикада 4 мең тоннадан артык сөт савылган. Түбән Кама районының бу күрсәткечтәге  өлеше  2,3 процентка якын (92,7 тонна). Бу  - 100 мең кап продукция,  төгәлрәк әйтсәк, һәр түбәнкамалыга  - ике стакан сөт дигән сүз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*