ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
“Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үзара хезмәттәшлекне ныгытуда яңа мөмкинлекләр ачты
Авыл тормышы
  • 07 Июль 2019 - 14:17
  • Караулар: 79

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган  “Татарстанда  кыр  көне – 2019” агросәнәгать  күргәзмәсе     уникаль  күрсәтмә  мәйданчык булды һәм  түгәрәк  өстәлләр һәм  эшлекле  сөйләшүләр  уздыру  өчен   уникаль урынга  әверелде, дип хәбәр ителә министрлык сайтында.   

Чарада  катнашучылар  өчен бу  көннәр  кызыклы  гына булып калмыйча, үзара эшлекле килешүләр  төзергә дә мөмкинлек бирде. 

Мәсәлән, чара  кысаларында    «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге»  АҖ белән  «Смарт Технологии Инвест» АҖ арасында, Россиянең  агросәнәгать  тармагына  цивилизацияле бизнес  принципларын  кертү  максатында,   цифрлы  технологияләрне, агросәнәгать комплексында  продуктларны  һәм сервисларны   үстерү  һәм аларны  читкә  чыгару буенча  килешү  имзаланды.  

Документка  имзаларны  РИВЦ АҖ    генераль  директоры  Дмитрий Холопов һәм  «Смарт Технологии Инвест» АҖ генераль директоры  Денис Жуковский куйдылар.

Килешү  кысаларында  агросәнәгать комплексын цифрлаштыру  өлкәсендә  нәтиҗәле  IT башлангычларны  үстерү  һәм җәелдерү, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләреннән  мәгълүмат  җыю, туплау  һәм  анализлау,  шулай  ук  җыелган  мәгълүмат  нигезендә   предиктив аналитика  эшен  башкару  планлаштырыла.  

Хезмәттәшлек  итүнең  төп  этаплары  "юл картасы"  белән  билгеләнәчәк, ул  эш  тәртибендә  килештерелә.   Яклар   2019 – 2021 еллар  дәвамында  хезмәттәшлек  итүне  оештырырга    ниятлиләр. 





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*