ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
25 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
19 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
17 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
16 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
10 көн калды
Түбән Камадан сайланган депутат аграрийларга ярдәм итүдә яңа проект эшләгән
Авыл тормышы
  • 01 Июль 2019 - 12:30
  • Караулар: 143
2019 елда федераль законның яңа нигезләмәләре кысаларында  авыл хуҗалыгы культураларын  иминиятләштерү яңадан торгызылды. Үзгәрешләр Түбән Камадан сайланган депутат Айрат Хәйруллин рәислегендә эшче төркем тарафыннан башкарылды.

Яңа кагыйдәләр нигезендә аграрийларга  полис вариантларын сайлап алуда яңа  мөмкинлекләр булдырылды.

Шулай да,  авыл хуҗалыгы тармагында күп кенә хәл ителәсе мәсьәләләр ачык кала.  Мәсәлән, Татарстанда язгы кампания барышында күпчелек районнарда  көзге культураларны кабат чәчәргә туры килде. Гомумән,  республика буенча 120 мең гектардан артык мәйданда үсемлекләр зыян күргән яки бөтенләй һәлак булган.

Айрат Хәйруллин җиткерүенчә,  кырау төшү аркасында, Татарстанның кайбер районнарында көзге культуралар мәйданының күп өлеше зыян күргән, күп кенә басулар яңадан чәчелгән, исәпләү буенча,  зыян суммасы якынча 9 миллиард сум тәшкил иткән.

Үз чәчүлекләрен иминиятләштергән хуҗалыкларга компенсация  алу  мөмкинлеге тудырылган, сабан культуралары яңадан чәчелгән. Тик, кызганычка каршы, ике район – Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнары,   Гидрометеорология белешмәсен алу мөмкинлеге булмау сәбәпле,  компенсация акчасын ала алмаган. Бу уңайдан Айрат Хәйруллин әлеге районнарга компенсация түләүләре бирелергә тиеш дип саный. Соңгы нәтиҗәләр көз көне булачак утырышта хәбәр ителәчәк. 

2019 елның 1 июненә 542 мең гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культураларын иминиятләштерү буенча шартнамәләр төзелгән, бер ел элек әлеге күрсәткеч нибары 78 мең гектар тәшкил иткән.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*