ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Түбәнкамалылар "Татарстанда кыр көне - 2019" күргәзмәсенә чакырыла
Авыл тормышы
  • 11 Июнь 2019 - 14:23
  • Караулар: 57

2019 елның  2 – 4 июлендә  Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында  «Татарстанда кыр көне – 2019»  күргәзмәсе узачак.  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  катнашында  аны рәсми  ачу  тантанасы  2  июльдә  булачак, чара  барышында  муниципаль районнар  башлыклары  һәм  республика   кунаклары     катнашучыларның экспозицияләрен,     стендларын карап  чыгачаклар, Татарстан  Республикасы һәм Россия  төбәкләре  агросәнәгать комплексының  яңалыклары  белән  танышачаклар.    

Чараның  максаты  – Татарстан һәм Россия  төбәкләре аграрийларының  төбәкара  багланышларын  ныгыту,  җитештерүчеләр  һәм  җайланмалар,  товарлар   белән  тәэмин  итүчеләре һәм  хезмәт күрсәтүчеләр,  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  кулланучылар    арасында  эшлекле  элемтәләр  урнаштыру,  агросәнәгать секторына  ярдәм  итү һәм  аны  үстерү өлкәсендә  куәтләрне  берләштерү.

 «Татарстанда  кыр көне – 2019» күргәзмәсе  түбәндәге  бүлекләрдән  торачак:  «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник  тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация»,    «Кече   хуҗалыклар».     

Эшлекле  программа кысаларында  күргәзмәдә  катнашучыларның    презентацияләрен,   агросәнәгать предприятиеләре, тармак фәне, бизнес һәм хакимият вәкилләре  катнашында  АПКны  үстерүнең   актуаль мәсьәләләре  буенча  мастер-класслар,  түгәрәк  өстәлләр    үткәрү каралган.

Уздыру  урыны  – Татарстан  Республикасы Лаеш районы (Олы Кабан авылы). Килүчеләр  өчен  күргәзмәгә  керү  ирекле (түләүсез).  

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*