Рус Тат
Татар токымлы атлар сатып алу һәм аларны асрау өчен субсидия алырга мөмкин
Авыл тормышы
  • 10 Апрель 2019 - 11:47
  • Караулар: 35
Түбән Кама районы -   республикада сөт җитештерү  буенча алдынгылар рәтендә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган йомгаклау киңәшмәсендә билгеле булды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция- нәселле терлек үрчетү тармагы җитәкчеләре, терлекчелек буенча белгечләр, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ вәкилләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре  катнашты.

Үз чыгышында Нәҗип Хаҗипов ит һәм сөт җитештерү мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Сөт җитештерү - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шактый зур финанс чыганагы  һәм әлеге мәсьәлә министрлыкның даими контролендә тора, диде ул.

Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан бу елның гыйнварында 317 мең тонна сөт җитештерелгән (узган ел белән чагышырганда, 103%), ит - 98,7 мең тонна (102%). Сөт җитештерүне арттыруда алдынгылар рәтендә  -  Әлмәт, Балтач, Буа, Түбән Кама, Кукмара һәм Тукай районнары.

Республика буенча эре мөгезле терлекләр саны 727,8 мең баштан артык, шул исәптән сыерлар – 241,9 мең баш, дуңгызлар - 446,6 мең баш. 83,6 мең баштан артык бозау бар. Эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә  -   Мамадыш, Әлки, Балтач, Буа, Алексеевск, Кукмара һәм Чистай районнары.

Министр урынбасары шулай ук  татар токымлы атларны үрчетү зарурлыгына да тукталды. Бу максатлар өчен республикада аларны алу һәм асрауга субсидия карала. Борынгы татар токымлы атларны сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга бирелә торган субсидия күләме тотылган чыгымнарның 60%ын тәшкил итә, ә бияләрне тотуга бәйле чыгымнар бер татар токымлы ат өчен 20 мең сум карала. Субсидия, бияләрнең баш санын саклап калганда, ел саен бирелә. Субсидия алу өчен шулай ук һәр атның нәсел таныклыгы яисә паспорты булу шарт.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*