Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Айрат Хәйруллин авыл җирендә эшләүче хатын-кызларның эш сәгатен арттыруга каршы булуын белдерде
Авыл тормышы
  • 02 Апрель 2019 - 10:04
  • Караулар: 145

Авылда эшләүче хатын-кызларның эш  сәгатен арттырырга ниятлиләр. Хезмәт министрлыгында авылда эшләүче хатын-кызларга 36 сәгатьлек кыскартылган эш атнасын гамәлдән чыгару турында фикер алышалар.

Билгеле булганча,  хәзер авыл хатын-кызлары калганнар кебек атнага 40 сәгать түгел, ә 36 сәгать эшли һәм тулы хезмәт хакы ала. «Россия авылы» федераль проектының координаторы,  аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары, Түбән Кама округыннан депутат Айрат Хәйруллин фикеренчә, эш сәгатен арттыру  авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән массакүләм эштән китү кебек тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин.

Моннан тыш, чынлыкта авыл хатын-кызлары статистикада күрсәтелгәнчә 36 сәгать кенә түгел, ә күбрәк эшли. Ә хезмәт хакын шәһәрдәгеләргә караганда ике тапкыр кимрәк ала, бу авыл хуҗалыгында керем аз булуы һәм бәяләр үзгәреп торуга бәйле, дип саный депутат. 

«Яшьләр авыллардан шәһәргә җиңелрәк эш эзләп китү юлын караячак. Без хәзер яшь белгечләрне авылга җәлеп итү, аларны авылда яшәргә калдыру, авыл җирлегендә шартлар булдыру турында сөйлибез. Һәм кинәт шундый яңалык», — ди Айрат Хәйруллин. 

Айрат Хәйруллин авылда яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга эш сәгатен арттыруга каршы булуын белдерде. «Бу яңалык бүген без һәм дәүләт алып бара торган өстенлекле эшкә каршы. Безнең иң беренче бурыч - авыл җирлекләрен үстерү һәм социаль тормышны яхшырту  программасын эшләү. Без барыннан да элек шәһәрдә һәм авылда хезмәт хакларын тигезләү турында уйларга тиеш. Ә бу сәгатьләр, беренчедән,  объектив рәвештә исәпләнмәгән: юлга киткән вакыт саналмый һәм бу тиешле икътисадый нәтиҗә бирмәячәк. Авыл хатыннарының хезмәте авыр, тормыш шартлары түбәнрәк һәм хуҗалык эшләре бар. Ә бу сәгать аермасы эшләрен башкару, кайвакытта ял итү мөмкинлеге бирә. Алар моңа лаек дип уйлыйм», — диде Айрат Хәйруллин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*