Рус Тат
Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итә
Авыл тормышы
  • 10 Март 2019 - 12:16
  • Караулар: 75

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шәхси  ярдәмче хуҗалыклар тотучы гражданнарга  субсидияләр бирә.  Савым сыерлары тотуга, шулай  ук  бер  яшьтән  зуррак булган  кәҗәләр  тотучыларга, савым сыерларына  ветеринария  хезмәтләре  өчен  субсидияләр бирелә. 2019 елда  бу  -  бердәм    субсидия.  Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә. 

Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан  Республикасы бюджеты  акчалары  исәбенә  агросәнәгать комплексына  дәүләт ярдәме  чаралары турында” 2018 елның  26 гыйнварындагы 42нче карарына үзгәрешләр кертү  хакында” 2019 елның 12 февралендәге 98нче  карары  нигезендә  түбәндәге субсидияләү  ставкалары  расланды:

бер  савым сыеры тотучыга - 2300 сум,

ике  савым сыеры тотучыга   - 1  башка 3300 сум,

өч һәм аннан  күбрәк сыер тотучыга   - 1  башка  4300 сум.

Ана  кәҗәләр һәм бер  яшьтән зурррак  булган  кәҗәләр  өчен  субсидия  - 1  башка   500 сум.

Ветеринария  хезмәтләре  күрсәтүгә субсидияләр  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларның фактта  тотылган  чыгымнары  турындагы  белешмәләр  нигезендә бирелә,  алар  беренчел  исәпкә  алу  документлары  белән  расланган  булырга  тиеш.   

Документлар җыюны    оптимизацияләү һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  савым сыерларына ветеринария  хезмәтләре күрсәтүгә бирелә торган  документлар  санын киметү  максатларында,  җирле  үзидарә органына бары  тик     1  баш  савым сыерына 500 сум күләмендәге акчаны    алдан  100% түләү каралган  хезмәт күрсәтү шартнамәсе  генә  тапшырыла.  Бу  суммадан  300 сум  акча субсидия рәвешендә  кире  кайтарыла. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар