Рус Тат
24 Февраль 2019
15:00 - 17:00
8 көн калды
23 Февраль 2019 18:00
24 Февраль 2019 20:00
7 көн калды
Түбән Кама авыл җирлекләрендә яшәүче күп балалы гаиләләрне милеккә салымнан азат итү мәсьәләсе карала
Авыл тормышы
  • 07 Февраль 2019 - 17:35
  • Караулар: 18
2018 елда Түбән Кама муниципаль районында  халык саны 275 мең кеше тәшкил итте. Бу хакта депутатларның йомгаклау  сессиясендә Айдар Метшин белдерде.

Узган ел муниципаль районда 3111 бала туган. Балалар үлеме 38 процентка кимегән. «Казан һәм Чаллы белән беррәттән без территориянең уңай табигый үсеше  позициясен саклыйбыз, - диде Түбән Кама мэры. - Гаиләләрдә икенче, өченче һәм дүртенче балалар туу күренеше сакланып кала».

Айдар Метшин әйтеп узганча, мондый динамика -   ана һәм бала өчен социаль ярдәм буенча федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә кабул ителгән өстәмә чараларның турыдан-туры нәтиҗәсе. Әйтик, узган ел муниципаль дәрәҗәдә күп балалы гаиләләрне мөлкәткә салым түләүдән азат итү турында карар кабул ителде.  Айдар Метшин әлеге эшкә авыл җирлекләре дә кушылырга теләк белдерүен җиткерде. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*