Рус Тат
15 Май 2019
19:00 - 20:30
19 көн калды
Түбән Кама авыл хуҗалыгы тармагында еллык керем күләме 3 млрд сумга якын тәшкил иткән
Авыл тормышы
  • 07 Февраль 2019 - 16:30
  • Караулар: 73
Айдар Метшин  Түбән Кама авыл хуҗалыгы тармагының 2018 ел күрсәткечләре белән таныштырды.  Район башлыгы әйтеп узганча, 2018 елда җыеп алынган  уңыш республиканың уртача күрсәткечләреннән артып киткән.  Акчалата керем күләме үткән ел дәрәҗәсендә сакланып калган, ул 3 млрд сумга якын тәшкил иткән.

Терлекчелек тармагында уңай динамика күзәтелә: сөт җитештерү буенча күрсәткечләр арткан. Түбән Кама районы бу  рейтингта республика районнары арасында алтынчы урынны алып тора. Алдынгылар  рәтендә – «Прикамский»  авыл хуҗалыгы предприятиесе, анда бүген бер сыердан 7 мең литрга якын сөт савыла.

"Узган елның язында без 2000  еллар башындагы   икътисадый шартларда сакланып кала алмаган кулланучылар кооперациясе системасын торгызуга ирештек,  - диде Айдар Метшин. - Ерак урнашкан авыл җирлекләрен  азык - төлек белән тәэмин итүче автолавкалар кайтартылды, бәрәңге һәм яшелчәләрне тирәнтен эшкәртү өчен җиһазлар сатып алынды".

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы шулай ук эшкәртелә торган җирләрнең мәйданын арттыру бурычын куйды: ул әйтеп узганча, әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча "Юл картасы"  төзелгән инде. Моннан тыш, Айдар Метшин районда фермерлыкны үстерүгә игътибар артачагын да җиткерде. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар