Рус Тат
15 Май 2019
19:00 - 20:30
19 көн калды
Айдар Метшин Афанас авыл җирлеге халкы белән очрашты
Авыл тормышы
  • 06 Февраль 2019 - 11:14
  • Караулар: 81
Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә  халык җыеннары дәвам итә. Аларның чираттагысы  - Афанас авыл җирлеге халкы белән очрашуда Айдар Метшин һәм  башкарма комитетның төрле идарә һәм ведомство вәкилләре катнашты.  

Әлеге җирлек  - Түбән Кама районындагы иң зур җирлекләрнең берсе. Биредә дүрт меңгә якын кеше яши, территория Түбән Кама шәһәре белән чиктәш. Айдар Метшин куйган төп бурычларның берсе - авыл тормышын шәһәр тормышына якынайту – биредә актив рәвештә хәл ителә.

Узган ел, җирлек башлыгы Николай Бурмистров әйтеп узганча, бу җәһәттән бик уңышлы булган  –территорияләрне  үстерүдә федераль һәм республика  программаларында катнашу үз нәтиҗәләрен биргән. Әйтик, Покровская урамында   торак йортларга  газ кертелгән, "Дружба" паркын реконструкцияләү башланган (брусчаткадан  сукмаклар салынган, балалар мәйданчыгы, урам тренажерлары урнаштырылган). Моңа өстәп, биш күпкатлы йорт капиталь ремонтланган. 



Айдар Метшин җирлектә актив рәвештә капиталь ремонт алып барылуына карамастан, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә бурычлар зур булуын да билгеләп үтте: "90 нчы еллар ахырында, мин  депутат буларак сезгә беренче тапкыр килгән  вакытта, җирлек нинди хәлдә булуын барыгыз да хәтерлисез.  Күпфатирлы йортларга кереп булмый иде. Бу вакыт эчендә без 28 йортны ремонтладык, бу мәсьәләне хәл итү өчен өстәмә акчалар җәлеп иттек. Һәм бүгенге бурыч - 31 йортка 10 млн сум – бу бик күп. Әлбәттә, йөз процент җыюны тәэмин итү авыр, әмма бу бурычны бетерүдә активрак булырга кирәк".

Җирлектә, әлбәттә,  үзара салым җыю эше дә алып барыла. Узган референдум нәтиҗәләре буенча 750 мең сум тирәсе акча җыю турында карар кабул ителгән, тик факт буенча гражданнардан бары тик 199 мең сум гына акча кергән. Программа нигезендә, әлеге суммага ТР бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк акча өстәлгән:  нәтиҗәдә, миллион сум акча җыелган. Бу акчага зиратны төзекләндерү эшләре башкарылган.

Ноябрь аенда авыл халкы үзара салым буенча чираттагы референдум үткәргән, балигъ булган һәр кешедән 150 сум акча җыярга карар кылынган. Айдар Метшин, республика ярдәме белән,  соңгы сумманың биш тапкыр артачагын исәпкә алып, әлеге акчаларны җыюда активрак катнашырга чакырды.



Җыенда катнашучылар  район башлыгына  сораулар  белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Арада иң әһәмиятлесе – авыл урамнарында автомобиль юлларын ремонтлау. Төзекләндерү эшләре башланган, 2019 елда Агрономическая урамында 5 километр юлга  вак таш-ком катнашмасы җәеләчәк.

Пландагы эшләр дәвам итәчәк. Биредәге паркны реконструкцияләүнең икенче этабыннан тыш, "Ручеек"  балалар бакчасы һәм авыл мәдәният йорты төзекләндереләчәк.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар