Рус Тат
Үзара салым: җыелган акча нинди эшләргә тотылыр
Авыл тормышы
  • 09 Ноябрь 2018 - 13:47
  • Караулар: 20
Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә  үзара салым җыю буенча референдумга бер атнадан артык вакыт калып бара. 18 ноябрь көнне референдум Афанас, Каенлы,  Красный Ключ, Прости һәм Сухрау авыл җирлекләрендә узачак.

Референдумда 9 участок сайлау комиссиясе катнаша. «Быел финанслау ставкасы элеккечә кала: авыл кешеләре җыйган һәр сумга ТР бюджетыннан дүртәр сум акча бүлеп бирелә», - дип сөйләде безгә район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гыйльманов.

Үзара салым җыюга халык каршы булмаса, әлеге акчалар түбәндәге эшләрне башкаруга тотылачак:

Афанас  авыл җирлегендә җан башына үзара салым күләме -  150 сум,  биредә Сүбәләк урамында юл салырга планлаштыралар;

Каенлы авыл җирлегендә  үзара салым күләме 300 сум тәшкил итә,  биредә Үчкә, Кече  Ерыклы, Байгол авылларында -  һәйкәлләрне,   Тоба, Каенлы авылларында  - Сабантуй мәйданнарын, Красный Бор, Яңа Минькино, Байданкино авылларында - зиратларны, Березовая Грива авылында янгынга каршы пирсны  төзекләндерергә ниятлиләр;

Красный Ключ авыл җирлегендә 21, 22нче йортлар ишегалдында балалар мәйданчыгы төзү,  һәм Совет урамында тротуарны реконструкцияләргә; Үзәк урамның 2нче йорты каршында ишегалды эчендәге юлларны һәм тротуарларны ремонтларга планлаштыралар,  үзара салым күләме  200 сум тәшкил итә;

Прости авыл җирлегендә урамнарга вак таш җәю планлаштырыла, үзара салым күләме -500 сум;

Сухрау  авыл җирлегендә  Сухрау авылы зираты  коймаларын ремонтларга,  Смыловкада санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итәргә,    Болгар авылында  Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне ремонтларга, Кызыл Ярда плотинаны ремонтларга, Югары Ключ авылының   чишмәсен төзекләндерергә, Сименеевода  балалар мәйданчыгы төзергә ниятлиләр, биредә үзара салым күләме -  200 сум.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*