Рус Тат
Авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында иң яхшыларын билгеләячәкләр
Авыл тормышы
  • 23 Октябрь 2018 - 10:24
  • Караулар: 35
26 - 27 октябрьдә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык бәйгесе үткәрелә. 

 Ярышта республика авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче югары яки урта һөнәри белемле һәм бер елдан да ким булмаган эш стажлары булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге белгечләр һәм хезмәткәрләр катнаша ала.

Бәйге “Иң яхшы инженер-механик”, “Иң яхшы агроном”, “Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы”, “Иң яхшы механизатор”, “Иң яхшы ветеринария табибы”, “Машина белән сыер савучы иң яхшы оператор” , “Иң яхшы зоотехник”, “Иң яхшы терлекче: бозау караучы” номинацияләре буенча ике этапта уздырыла. Теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш булачак. Быелгы бәйгедә яңа номинация – “Терлекләр ишәйтү технологы” кертелә.

Бәйгедә җиңүчеләргә Дипломнар һәм һәм 1,2,3нче урыннарны яулаучыларга 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар биреләчәк. 1 нче урыннарны алучылар чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге алачак. Башка катнашучыларга Диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны 22 октябрьгә кадәр https://ais.fadm.gov.ru/event/16683 сайтына җибәрергә кирәк.

#ТатарстанРеспубликасы #Татарстан
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*