Рус Тат
Район кырларында көзге эшләр дәвам итә
Авыл тормышы
  • 18 Сентябрь 2018 - 14:22
  • Караулар: 30
Түбән Кама районы игенчеләре басуларда уңыш җыюны дәвам итә. Бөртекле һәм кузаклы культуралар саклауга узган атнада ук салынган. Бүгенге көндә кырларда шикәр чөгендерен алу эшләре бара, аны Зәй заводына озаталар (1500 гектар мәйданның 190 гектары җыеп алынган). "Никадәр соңрак җыйсаң, шулкадәр яхшырак, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мөнир Миңнуллин. - Салкыннарда чөгендер шикәрне күбрәк җыя. Эшләр октябрьдә төгәлләнәчәк".

Бәрәңгегә килгәндә, 223 гектар мәйданның бүгенге көндә 37 гектарыннан уңыш җыеп алынган. Уңыш гектарына 220 центнер тәшкил итә. "Бәрәңге яхшы, эре. Төрле сортлар бар, - ди сөйли Мөнир Миңнуллин. - Бу атнада үзәк базар, Бызов базары, Южная урамындагы “Магнит” янында ярминкәләрдә сату итәчәкбез. Яшелчә белән генә түгел, җиләк-җимеш, ит, сөт белән дә”.

Түбән Кама районында силос өчен кукуруз җыюга да керешкәннәр. Район планында каралганча, быел 50 мең тонна силос салырга кирәк, аның 10 проценты бүгенге көндә үтәлгән. 8 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчү төгәлләнгән, киләсе уңыш өчен туфрак эшкәртелә. Алда - 300 гектар рапс һәм 1200 гектар көнбагыш урасы бар.

"Бу атнада терлекләрне кышкы араннарга күчерәбез, - ди Мөнир Миңнуллин. - Бүген без тәүлегенә 77,5 тонна сөт савып алабыз, бу бер сыерга –15 литр дигән сүз, республика белән бер дәрәҗәдә”.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар