Рус Тат
Айдар Метшин:“Гектарыннан 34 центнер уңыш алып, барлыгы 94 мең тонна икмәк җыюга ирештек”.
Авыл тормышы
  • 09 Октябрь 2017 - 12:23
  • Караулар: 75

Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә бүген Айдар Метшин Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы тармагының тотрыклы эшләвен билгеләп үтте. 

“Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алуны уңышлы төгәлләдек, - диде Айдар Метшин. – Гектарыннан 34 центнер уңыш алып, барлыгы 94 мең тонна икмәк җыюга ирештек. Бу –яхшы нәтиҗә! Хәзер безнең төп бурыч – җыелган уңышны саклау һәм уҗым культураларын чәчүгә әзерлек эшләрен төгәлләү, шулай ук бүгенге көндә баручы кукуруз, бәрәңге, шикәр чөгендере алу эшләрен  вакытында тәмамлау”.

Айдар Метшин әлеге күрсәткечләрнең игенчеләрнең һәм авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. Аларның хезмәте югары бәяләнүен искәртеп, “Бәхетле -Агро” җәмгыятендә эшләүче Фәнис Ильясовның “Татарстан Республикасының Атказанган агрономы” исеменә лаек булуын хәбәр итте.

Район башлыгы Түбән Кама муниципаль районының алга киткән сәнәгать үсеше тармагыннан тыш, авыл хуҗалыгына да аерым игътибар бирелүче район икәнлеген, күпчелек халык өчен әлеге тармакның төп керем чыганагы булып торуын искәртте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*