Рус Тат
Борок авылы мәчетенә ярымай куелды
Авыл тормышы
  • 04 Июля 2017 - 10:17
  • Просмотров: 22
Борок авылында төзелеп килүче мәчеткә ярымай урнаштырдылар. Бинаның эчке ягында әле төзелеш эшләре төгәлләнмәгән булса да, тышкы ягыннан мәчет ерактан ук балкып, үзенә дәшеп тора. Юл буенда торучы бу мәчет авыл халкы өчен дә, юлаучылар өчен дә уңайлы булачак.

Нитротитаннан эшләнгән ярымайны Югары Чаллы, Түбән Уратма һәм башка күп кенә мәчетләребезгә хезмәт күрсәткән Чиләбе осталары әзерләгән.

Юлның икенче ягында исә Андрей Первозванный чиркәве урнашкан. Үзара янәшә торучы әлеге гыйбадәтханәләр илебездә төрле дин вәкилләренең үзара килешеп, дус-тату яшәүләрен тагын бер кат исбатлый.
Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар