ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Быел “Китапханәдә төн” акциясенә түбәнкамалылар онлайн рәвештә кушылачак
Мәдәният
  • 20 Апрель 2020 - 15:25
  • Караулар: 45

Быел “Китапханәдә төн” ("Библионочь-2020") акциясе онлайн режимда 25 апрель көнне 14:00 сәгатьтә башлана. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Эфирда танылган актерлар, язучылар, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, бөтен ил китапханәләре белән берлектә, хәрби корреспонденциядән, шәхси язмалардан, фронт һәм тыл тормышын яктырткан китаплардан өзекләр укыячак һәм эстафетаны тамашачыларга тапшырачак.

Онлайн-марафонга кушылу өчен, видеоролик яздырып, аны #75словПобеды хештегы астында теләсә кайсы социаль челтәрдә урнаштырырга кирәк. Үзегез укыган әсәрнең сезнең гаиләгә ни дәрәҗәдә бәйле булуы хакында видеоязмада күрсәтә яки комментарийда язып калдыра аласыз. Иң кызыклы видеолар акция битендә урын алачак.

Чара кысаларында  Бөек Ватан сугышы чорындагы китапларны уку буенча   "Сугыш турында 75 китап" дигән  бөтенроссия марафонына да старт биреләчәк. Тулырак мәгълүмат сайтта.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*