ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Түбән Камада икътисадны тотрыклы үстерү буенча эшче төркем төзелде
Мәдәният
  • 24 Март 2020 - 16:57
  • Караулар: 23

Түбән Камада шәһәр һәм район икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшче төркем төзелде.

Структурада катнашучылар икътисадның төрле өлкәләрен, шул исәптән кече һәм урта бизнесны даими күзәтеп торачак; авырлыклар кичерүче предприятиеләргә ярдәм күрсәтәчәк.

Шулай ук шәһәр һәм район җирлегендә товар һәм азык-төлек продуктларына бәяләрне күзәтү эше дәвам итәчәк. Моннан тыш, эшсезлекнең үсүенә юл куймас өчен, Түбән Кама районының хезмәт базары мониторингын үткәрү дә планлаштырыла.

Төркем эше өчен Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов һәм аның беренче урынбасары Радмир Беляев җаваплы булачак. Эшче төркем составына шулай ук төрле тармаклар, банклар, салым инспекциясе эше өчен җаваплы район башкарма комитетының төп җитәкчеләре, ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкилләре, дәүләт сатып алулары хезмәте, эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге вәкилләре керде.

Эшче төркемнең беренче утырышы бүген узды. Аның нәтиҗәләре буенча конкрет йөкләмәләр бирелде. Беренче чираттагы чаралар арасында - эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге базасында КУЭ субъектлары өчен кайнар элемтә телефоны ачу: үзәк белгечләре килеп туган шартларда эшмәкәрләрнең теләсә нинди сорауларына җавап бирергә әзер булачак. Телефон: 35-05-55 (өст.1005).

Шулай ук шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшен 31 апрельгә кадәр озайту турында карар кабул ителде, ассортиментны киңәйтү, шул исәптән яшелчә продукциясен сату буенча да фикер алыштылар. Әлеге мәсьәләне хәл итүгә «Түбән Кама» кулланучылар кооперативы да җәлеп ителәчәк.

Шулай ук бүген Россиянең Федераль салым хезмәтенең берничә тикшерүне туктатуы һәм хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчүе мәгълүм булды.

Эшче төркемнең беренче утырышы кысаларында кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары, хезмәт базары һәм банк секторы мәсьәләләре турында да фикер алышынды.

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*