ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Айдар Метшин: «Без үзебезнең иҗат коллективларыбыз, артистларыбыз, Түбән Кама талантлары белән горурланабыз»
Мәдәният
  • 25 Март 2020 - 07:08
  • Караулар: 28

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, 

сәнгать эшлеклеләре һәм әлеге тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сез һәр көнне безгә үз талантыгыз, энергиягез һәм күңел җылыгызны бүләк итәсез.

Мәдәният хезмәткәрләре - билгеле бер вазыйфа башкаручы белгечләр генә түгел, алар - гадәти тормышта кайчагында үзебез дә күрми калган матурлыкны тоя һәм аңлый белүчеләр.

Сезнең тәкъдимнәр һәм хезмәтегез нәтиҗәсендә, Түбән Кама кызыклы һәм бай мәдәни тормыш белән яши. Бездә үткәрелә торган күп кенә бәйрәмнәр, бәйгеләр, фестивальләр традициягә әверелеп, балалар, яшьләр, өлкән буын арасында зур популярлык казанды.

Без үзебезнең Татарстаннан читтә дә танылу алган иҗат коллективларыбыз, артистларыбыз, Түбән Кама талантлары белән горурланабыз. Һәркайсыгызга үз эшегезгә нык бирелгән булуыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм!

Сезгә илһам нуры, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, иҗади эзләнүләр һәм яңа казанышлар телим! Алга таба да иҗади хезмәтегез, талантыгыз һәм осталыгыгыз Түбән Кама халкы һәм кунаклар йөрәгендә бары тик кайнар хисләр генә уятыр дип ышанам.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*