ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Түбән Кама студентлары алдында Башкортстан артистлары чыгыш ясады
Мәдәният
  • 14 Март 2020 - 16:55
  • Караулар: 21
 Түбән Кама химия-технология институты актлар залы сәхнәсендә Башкортстанның халык артисты Роберт Юлдашев «Курайсы» төркеме белән чыгыш ясады.

Концерт программасында фольклор көйләре нигезендә автор музыкасы, танылган композицияләр каверлары яңгырады. Курайдан тыш, башка уен кораллары да яңгырады.

Тамашачыларга  «Guzal-Dance» коллективы чыгышы да бик ошады. Әлеге коллектив -  милли бию конкурсы җиңүчеләре, «Танцы на ТНТ» проектында катнашучылар.

Уфалылар үзләре исә бу программаны 16 мартта гына күрә алачак. Тамашачы Башкортстаннан килгән кунаклар чыгышын бик җылы каршы алды, алкышларга күмде. Кичә ахырында артистлар студентларны курайда уйнарга да өйрәттеләр.

Әлеге чарада шәһәр хакимияте, Халыклар дуслыгы йорты, милли җәмгыять вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, балалар йортында тәрбияләнүчеләр -барлыгы 400 дән артык кеше катнашты.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*