ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
ФОТО: Төзекләндерүдән соң, Түбән Каманың Олы Афанас авылында Мәдәният йорты ачылды
Мәдәният
  • 05 Декабрь 2019 - 10:54
  • Караулар: 59
Түбән Кама районының 4 меңгә якын кеше яшәгән иң зур җирлекләренең берсе -  Олы Афанас авылында, капиталь төзекләндерүдән соң, Мәдәният йорты ачылды.

Учреждениене яңартуга шәһәрләр,  авыл җирлекләрендә халыкның ялын оештыру, мәдәни чаралар үткәрү өчен шартлар тудыручы "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында ирешелде.



"Бу залда бик үк уңайлы түгел иде: караңгы, салкын, чөнки Мәдәният йорты төзелгәннән бирле диярлек   [1971 ел] монда яңартулар  булмады", - дип искәртте Айдар Метшин. Хәзер исә авыл халкы үзара аралашу мәйданчыгы, концерт залы, остаханәләр, китапханә, хореография залыннан файдалана ала.


ТР бюджетыннан исә  төзелеш эшләренә "Мәдәни мохит" төбәк программасы буенча 18,56 млн сум бүлеп бирелгән. Җиһазлар сатып алуга  муниципаль бюджеттан 2,2 млн сум  өстәлгән.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар