ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
"Россия-Культура" каналы "Созвездие-Йолдызлык" фестивале турында фильм күрсәтәчәк
Мәдәният
  • 08 Ноябрь 2019 - 10:00
  • Караулар: 23

10 ноябрьдә «Россия-Культура» телеканалында «Созвездие-Йолдызлык. Республика казанышы» документаль фильмының премьерасы күрсәтеләчәк. Бу хакта  фестивальнең оештыру комитеты хәбәр итә.

Әлеге тасма Татарстанның күпмилләтле мәдәниятенә һәм  эстрада сәнгатенең шул ук исемдәге ачык яшьләр телевизион фестиваленә багышланган.

Картинаның авторы һәм режиссеры -  Евгений Безбородов. Фильм ике ай дәвамында Казан шәһәре мәдәният учреждениеләрендә, республиканың шәһәр һәм районнарында төшерелде.

Фильм геройлары -   фестивальнең танылган жюри әгъзалары һәм педагоглары: Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Раилә Гарипова,   М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры  баш хормейстеры  Любовь Дразнина,  «Дорога из города» бию театры җитәкчеләре Айрат һәм Лилия Баһаветдиновлар.

Картинада шулай ук «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең төрле еллардагы лауреатларын һәм җиңүчеләрен – Татарстанның атказанган артистлары Рузил Гатин һәм Айдар Сөләймановларны, Чаллыдан «Мизгел»  вокаль ансамблен, Азнакайдан «Бәхет» ансамблен, Зәйдән «Мирас» ансамблен һәм башка бик күпләрне күрергә мөмкин.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов әлеге фильмның татар мәдәнияте тормышында зур вакыйга булуын билгеләп үтте. Ул аны бик күп татарстанлы каравын теләвен белдерде.

Фильм 12.50 сәгатьтә башлана.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар