ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
28 көн калды
Түбән Камада "Халыклар дуслыгы" фестивале үтте
Мәдәният
  • 05 Ноябрь 2019 - 08:42
  • Караулар: 89
Халыклар бердәмлеге көненә багышлап,  Түбән Камада традицион фестиваль узды. «Халыклар дуслыгы» бәйрәме шәһәрнең Халык иҗаты йортында үтте.



Түбән Каманың барлык мәдәни оешмалары сәхнәдә үз номерларын тәкъдим итте. Программада татар, рус, азәрбайҗан, удмурт,  үзбәк һ.б. милләт  җырлары яңгырады, аларны биюләр  алмаштырды. Моннан тыш, бу көнне Халыклар дуслыгы йортының 5 еллыгы да билгеләп үтелде.



Халык иҗаты йорты фойесында  күргәзмә оештырылды, анда хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында яшәүче 14 милләт вәкиле үз мәдәни мирасын тамашачыларга тәкъдим итте.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*