ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
26 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
20 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
18 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
17 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
11 көн калды
Түбән Кама артистларын Төркия тамашачылары алкышларга күмгән
Мәдәният
  • 26 Сентябрь 2019 - 16:15
  • Караулар: 85

Бу көннәрдә Төркиядә татар-төрек фестивале уза. Түбән Кама артистлары Мармариста концерт куйды,  бүген исә Ичмелер шәһәрендә чыгыш ясады.

«Ичмелерда без яңа программа тәкъдим иттек, анда Мармариста, фестивальнең беренче көнендә булган тамашачылар да килде», - дип сөйләде шәһәрләр арасындагы килешүне гамәлгә ашыру өчен җаваплы Ольга Курдюкова.


«Концертны танылган «Нардуган» хореография коллективы һәм җырчы Эльвира Гыйматдинова ачып җибәрде – алар янына биредә яшәүче өч яшьлек кечкенә малай – кырым татары чыгып, бергәләп җыр башкардылар».

Ольга Курдюкова сүзләренә караганда, татар эстрадасыннан тыш, Төркиядә Алла Пугачева, Стас Михайлов җырлары да яңгыраган, тамашачы һәр чыгышны алкышларга күмгән.

Тамаша барышында Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр җырчыларны үзләренә концерт белән килергә чакырган.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар