ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Түбән Каманың Тукай паркында көзге бәйрәм үтте
Мәдәният
  • 14 Сентябрь 2019 - 10:14
  • Караулар: 25
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре уку һәм ял паркында «Яшьлегем чишмәләре» клубына йөрүче олы буын вәкилләре өчен «Үз муллыгы белән көзләр килә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Чарада көзгә кагылышлы сынамышлар, табышмаклар искә төшерелде, шигырьләр, җырлар, күңелле уеннар – барысы да иң матур ел фасылларының берсе – көз турында булды. Кичәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Мирзанур Шәймурзин үзенең шигырьләрен укып,  тагын да ямь өстәде.

Шәһәрдәшләребез бөтен тормыш мәшәкатьләрен, кайгыларын онытып рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, җыр-моң дулкыннарында тирбәлде.


Мәгълүмат һәм фото Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә архивыннан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*