ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Камада Сергей Гармашның иҗат кичәсе үтәчәк
Мәдәният
  • 12 Сентябрь 2019 - 09:30
  • Караулар: 12

Түбән Камада 5 октябрь көнне РФ халык артисты Сергей Гармашның иҗат кичәсе үтә. Очрашу Халык иҗаты йортында кичке 5 тә башлана.

Үз һөнәренә инде 35 ел гомерен багышлаган Сергей Гармаш бүген дә Россиянең иң популяр артистларының берсе булып кала бирә. Тумышы белән артист Херсон шәһәреннән. Аның Днепропетровск театр училищесына укырга керүенә төп этәргечне үзешчән театрда шөгыльләнүче әти-әнисе ясаган.

Театр артисты булуы белән бергә, Сергей Гармаш сериалларда 30дан артык, кинода 100дән артык роль башкарган, үзен продюсер буларак та сынап караган.

Быел актер Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденына лаек булды.

Түбән Камада иҗат кичәсенә билетларны Халык иҗаты йорты кассаларында һәм "Билетон" сайтында сатып алырга мөмкин. Бәясе - 800 сумнан башлап.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*