ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Камада Шәһәр көне программасын игълан иттеләр
Мәдәният
  • 22 Август 2019 - 07:50
  • Караулар: 209

Түбән Камада Шәһәр көне һәм Республика көненә багышланган бәйрәмнең ни рәвешле үтәчәге билгеле булды. Тантана 30 август – Татарстанда рәсми ял көненә планлаштырылган.

Гадәттәгечә, төп бәйрәм программасы 11.00 сәгатьтә Тынычлык проспектында парадтан башланып китә. “Минем шәһәрем урамнары” проекты кысаларында быел парадта катнашучы һөнәр ияләре (аларның саны 4 меңнән артып китәчәк) һәркайсы берәр урамны, әйтик, сәнәгатьчеләр - Химиклар һәм Шинчылар проспектын, монтажчылар һәм төзүчеләр – Төзүчеләр проспектын, укытучылар Мәктәп бульварын тәкъдим итәчәк.


Көн дәвамында шәһәрнең җиде иҗтимагый киңлегендә төрле мәдәни күңел ачулар узачак. Алар “Шәһәрдә бәхет” темасы астында үтә. Бәйрәмнең ни өчен шулай аталуын мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина болай дип аңлатты: "Бу исем астында без икенче ел рәттән яшәгән һәм эшләгән урыныбызга карата яхшы һәм уңай мөнәсәбәт урнаштырабыз”.


Шәһәрдәшләрне һәм кунакларны бай эчтәлекле программа көтә, мисалга, Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда бала арбалары парады, “Гаилә” паркында ачык һавада спектакль, Тукай паркында “Гармуным –гомер юлдашым” фестивале һ.б. тамашалар планлаштырылган. 19.00 сәгатьтән - Нефтехимиклар паркында Айрат Сафин, Dj Радик, рус эстарадасы җырчысы Света һ.б. катнашында бәйрәм концерты, 22.00 сәгатьтә – салют.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*