ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
64 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
14 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
10 көн калды
26 Гыйнвар 2020
14:00 - 15:30
7 көн калды
Тулырак мәгълүмат: танылган рәссамнар белән мастер-класска нәрсә алырга һәм кемгә килергә
Мәдәният
  • 12 Август 2019 - 14:37
  • Караулар: 96

14 августта Түбән Камада рәсем сәнгате буенча мастер-класс узачак. Экспертлар булып Татарстанда танылган рәссамнар Виктор Анютин, Илдус Мортазин, Олег Исаев чыгачаклар.

«Портрет, матур пейзаж яки чәчәкле ваза ясау өчен Халык иҗаты йортына килү дә җитә, - диләр оештыручылар. - Бары тик берничә сәгать эчендә тәҗрибәле рәссамнар җитәкчелегендә сез картина язарсыз».

Мастер-класста катнашу өчен үзең белән алып килергә кирәк:

картонда киндер яисә грунтланган картон,

пумала һәм майлы буяулар,

мольберт.

Рәсем сәнгате дөньясын өйрәнә башлаучыларны һәм профессиональ рәсем кирәк-яракларына ия булмаучыларны тынычландырабыз: үзегез белән нәрсә теләсәгез шуны – гуашь яки акварель, альбом битләре алыгыз. Балаларны алып килсәгез, төсле карандашлар кирәк булачак.

Вакыт: 11:00. Урын: Халык иҗаты йорты. Бәясе: бушлай. Телефон: 8 (939) 331-52-52.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*