Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Камада «Ирекле музыкантлар» фестивале үтәчәк
Мәдәният
  • 31 Июль 2019 - 15:54
  • Караулар: 33

10 август көнне Түбән Кама парклар һәм скверлар иҗат остаханәсе мәдәният идарәсе белән берлектә «Ирекле музыкантлар» фестивале үткәрә.

Фестиваль «Гаилә» паркы сәхнәсендә 18:00 сәгатьтә башлана. Анда музыка коралларында уйнарга яки җырларга яратучы һәркем катнаша ала.

Катнашу өчен гаризалар https://vk.com/uk_nk адресына түбәндәге форма буенча кабул ителә:

1.       Башкаручының исем-фамилиясе / коллектив исеме;

2.       Башкарылачак җыр исеме;

3.       Башкаручының телефон номеры;

4.      Башкаручы катнашында видеоязма.

Тәкъдимнәр һәм сораулар белән 8-939-303-33-06 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*