Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Кама депутатлары авыл җирлекләрендәге мәдәният йортларында булып, хәл итәсе мәсьәләләрне ачыклады
Мәдәният
  • 24 Июль 2019 - 14:19
  • Караулар: 39

Түбән Кама депутатлары «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина белән бергә Югары Уратма, Трудовой һәм Каенлы авыллары мәдәният йортларын карадылар. Бу хакта “Ваша газета” басмасында хәбәр ителә.

"Кешеләр вакытларын күңелле үткәрә, аралаша, чараларда катнаша алсын өчен, һәр авылның үз клубы булырга тиеш. Бүген районда 9 авыл клубы һәм 19 мәдәният йорты эшли. Без аларның торышын, шулай ук театр сәнгатенең нәтиҗәлелеген һәм үсеш перспективаларын тикшерү өчен чыгабыз. Проблемалар ачыкланган очракта, башкарма комитетка аларны хәл итәргә киңәш итәчәкбез”, - ди Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Рафаил Хәбибуллин.


Беренче тукталыш Югары Уратма Мәдәният йорты булды. Биредә кунакларны җирле артистлар каршы алды. Гүзәл Мөбарәкшина әлеге Мәдәният йортының эшен уңай бәяләде, коллективның районда иң актив булуын билгеләп үтте. Әмма хәл итәсе мәсьәләләр дә бар, авыл җирлеге башлыгы Татьяна Ладнушкина, әйтик, костюмнарны үз хисапларына тегүләрен, бинаның ишегалдында бәйрәм оештыру өчен сәхнә булмавын әйтеп узды.


Депутатлар Мәдәният йортында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен дә тикшерделәр, хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары турында да сораштылар, үз эш хакыннан канәгать булмаучылар табылмады.

Трудовой авылы Мәдәният йортында да депутатларны җылы каршы алдылар, биредә аларга сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Шумилов конкрет проблеманы атады: Мәдәният йорты түбәсеннән су үтә. Депутатлар проблеманы контрольгә алды.


Делегация Каенлы авылы Мәдәният йортына юл тотты. Узган ел әлеге коллектив 100 мең сумлык грантка ия булды. Биредә республика программасы кысаларында капиталь ремонт ясалды, нәтиҗә – соклангыч: Каенлы авылы Мәдәният йорты шәһәр учреждениеләрен дә уздырырлык.


Бинаны карап чыкканнан соң, депутатларга “Милли бизәкләр” күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кунаклар җирле китапханәгә дә күз салдылар. Соңрак җирле “Тамаша” халык театры аларга “Кызыма килер йөз кеше” һәм “Табылдык” спектакльләреннән өзекләр күрсәтте.


Мәдәният учреждениеләрендәге эш барышын өйрәнгәннән соң, депутатлар кабат шәһәргә юл алды: авыл клубларында хәл итәсе проблемалар үз чишелешен көтә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*