ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
Айдар Метшин Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен ачуда катнашты
Мәдәният
  • 05 Июль 2019 - 15:55
  • Караулар: 93
Айдар Метшин җитәкчелегендәге Түбән Кама делегациясе Мәскәү шәһәрендә  Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Билгеле булганча,  5, 6 июль көннәрендә илебез башкаласында  Татарстан мәдәнияте көннәре уза.



Тантанага Мәскәүнең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков килде. Чарада шулай ук Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин,  "Милли Шура"  рәисе Васил Шәйхразыев, Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин һәм Гәрәй Рәхим, Габдулла Тукай шигырьләрен тәрҗемә итүче Венера Вәлиева,  татар җәмәгатьчелеге  катнашты.



"Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Без  республиканың сәнгать осталары үзләренең талантларын күрсәтәчәк кичәне түземсезләнеп  көтәбез. Ә иртәгә Мәскәүдә күптән көтелгән Сабантуй узачак, анда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнашачак. Безнең уртак чаралар  туган йортыбыз булган  Мәскәүдә киләчәктә дә бердәмлек һәм тынычлыкны ныгытырга ярдәм итәчәк", - диде Виталий Сучков.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар