Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Камада вокалчылар бәйгесенең икенче этабы башлана
Мәдәният
  • 03 Июль 2019 - 12:08
  • Караулар: 43
Түбән Камада "Поющая волна" ("Җырлы дулкын") фестиваленең беренче -  сайлап алу этабы узды. Анда  4 яшьтән  50 яшькә кадәр башкаручылар үз сәләтләрен күрсәтте.
 
Сайлап алуның беренче этабында 23 кеше катнашты.  Җирле башкаручылардан тыш, Яр Чаллы һәм Казан кунаклары да үз җырларын тәкъдим итте. 



12 июль көнне 17:30 сәгатьтә Кама яр буенда  фестивальнең икенче сайлап алу этабы  уза. Катнашырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар 45-64-71 телефоны буенча кабул ителә.

Бәйгедә рус, татар җырчылары төрле жанрдагы җырлар башкара ала. Җиңүчеләр исә 4 категориядә: балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре арасында аерым билгеләнә.



Чыгышлар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә:  

 - катнашучының  репертуары яшенә туры килүе; 

 - вокал мөмкинлекләре;  

 - сәхнә образы.  

Бүгенге көндә  ВКонтакте челтәрендәге  төркемдә беренче турда катнашучылар өчен тавыш бирү бара. Ул йомгаклау концертына кадәр дәвам итәчәк. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*