Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Әлмәт районында «Учук» фестивале уза
Мәдәният
  • 28 Июнь 2019 - 07:59
  • Караулар: 24

29 июнь көнне Татарстан Республикасы Кама аръягы чувашларының ХІІІ Ачык «Учук» фестивале узачак. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль кысаларында 28 июньнән алып  30 июньгә кадәр яшьләр өчен тарихи форум  һәм палаткалы лагерь эше оештырылачак. Биредә республиканың 22 районыннан  делегатлар катнашачак.

Программада:

28 июнь 

Пленар утырыш. Форумны ачу (яшьләр үзәге), форум мәйданчыклары эше.

Иске Суркино авыл җирлегендә “Яңгыр боткасы” йоласы.

29 июнь

06.00-07.00 - «Учук» һәм гыйбадәт кылу йолалары.

07.00-13.00 - «Дуслык ярминкәсе»- декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе, «Серкедә кунакта» интерактив мәйданчыгы.

10.00 - Татарстан Республикасы Кама аръягы чувашларының ХІІ «Учук»   ачык фестивален тантаналы ачу.

10.30 - Кама аръягы чувашларының йола һәм гореф-гадәтләрен үтәү. Иҗат коллективларының чыгышы.

11.00 - мастер-класслар.

13.00 - «Тура»га мөрәҗәгать итү йоласы.

14.00 - чуваш эстрадасы иҗат коллективлары һәм артистлары чыгышы.     

15.00 - халык күңел ачулары.

19.00-22.00 - чуваш эстрадасы артистлары катнашында тематик дискотека (Иске Суркино авыл җирлеге).

30 июнь

Пленар утырыш. Форумны ябу тантанасы (яшьләр үзәге).

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*